Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика ачык турниры

Чистай шәһәрендә Советлар Союзы Герое В. Маринина истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика ачык турниры үтте. Ул "Әнәс" мәчете бүләгенә оештырылды. Биредә Казан, Чаллы, Бөгелмә, Богырыслан, Түбән Кама, Урыссу, Нурлат, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулы, Яшел Үзән, Чистайдан 150дән артык спортчы катнашты. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәсе килә, 1968 елдан бирле...

Чистай шәһәрендә Советлар Союзы Герое В. Маринина истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика ачык турниры үтте.

Ул "Әнәс" мәчете бүләгенә оештырылды. Биредә Казан, Чаллы, Бөгелмә, Богырыслан, Түбән Кама, Урыссу, Нурлат, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулы, Яшел Үзән, Чистайдан 150дән артык спортчы катнашты. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәсе килә, 1968 елдан бирле үткәрелүче әлеге турнирда барлыгы 10 меңнән артык спортчы катнашкан.

Чираттагы ярышта да бөгелмәләр сынатмады: үз гәүдә авырлыкларында Алексей Соловьев, Равшан Рөстәмов - 1 нче, Богдан Буслаев - 2 нче, Руслан Ханмәмәдов, Владислав Косолапов, Александр Филипповлар 3 нче урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса