Ренат Ибраһимов татарлар турындагы фильмда төп рольләрнең берсен башкара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына проект авторы Фәрит Фарисов хәбәр итте. «Тайны татар России» циклыннан «Перерождение» документаль фильмы монтажлау инде башланган.
Фарисов белдерүенчә, «Перерождение» - циклдагы бишенче фильмның эш исеме. Фильмның идеясе - кешенең 100 елдан соң яңадан тууы. Документаль фильмның...
Ренат Ибраһимов татарлар турындагы фильмда төп рольләрнең берсен башкара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына проект авторы Фәрит Фарисов хәбәр итте. «Тайны татар России» циклыннан «Перерождение» документаль фильмы монтажлау инде башланган.
Фарисов белдерүенчә, «Перерождение» - циклдагы бишенче фильмның эш исеме. Фильмның идеясе - кешенең 100 елдан соң яңадан тууы. Документаль фильмның төп максаты - халыкка биш терәкне күрсәтү, алар - иман, метналитет, тарих, мәдәният, тел. "Шуларның берсен генә алсаң яки үзгәртсәң, дә халык бетәчәк", - дип саный СМРның попечительләр комитеты рәисе.
Баштан ук проект өчен өч сценарий варианты язылган иде. Нәтиҗәдә фильмның нигезенә Ренат Ибраһимов тәкъдим иткән тарихи бәян алынды. РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты кинолентада төп рольгә дәгъва итүче дүрт кандидат арасыннан иң яхшысы булып чыга. Фәрит Фарисов аның мәшһүр татар, мәскәүле, мөселманча яшәүче, башкаланың дини биналары тарихын яхшы белүче буларак барлык таләпләргә туры килүен әйтте. "Бик лаеклы кеше, эшчән, сабыр. Мин аны үзем өчен яңа яктан ачтым һәм безнең фильмда төшәргә ризалык бирүенә бик шатмын", - дип билгеләп үтте режиссер. Ренат Ибраһимов төшерелгән материалдан фильмның соңгы вариантын сайлап алуда шәхсән үзе катнаша. Автор билгеләп үткәнчә, мәшһүр артист хупламыйча, материал монтажга кабул ителми.
«Перерождение» фильмын төшерү бер ел элек башланган һәм бүген дә дәвам итә. Фильм өчен композитор һәм виртуоз-гитарачы Валерий Дидюля тарафыннан оригиналь музыка языла.
Проектны меценатлар финанслый. Фильмны төшерүгә берничә миллион сум акча тотыла. Төгәл сумманы продюсер әлегә әйтә алмый, проект әле тәмамланмаган.
Исегезгә төшерәбез: «Тайны татар Москвы» циклының беренче фильмы АКШтагы Best Shorts Competition кинофестиваленең төп халыкара призына, шулай ук башка фестивальләр бүләкләренә лаек булган иде. Дүртенче фильм, татарларның Бөек Ватан сугышында катнашуы турындагы «Память сильнее времени» циклы, быелгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына керде.
Айсылу ХАФИЗОВА, Надия ШӘЙХЕТДИНОВА
Татаринформ