Һәрберебезгә кагыла
Адымнар нык, юллар имин булсын
ХХ гасырның икенче яртысы, XXI гасырның башы автомобиль хәрәкәтенең көннән-көн артуы белән дә характерлана дисәк, һич хата булмас.
Автомобильдә йөрүнең бөтен уңайлыкларына карамастан, бу күренешнең бер начар ягы да бар – юл-транспорт вакыйгаларының саны артуга да китерә бу.
Юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәнеп үсү, зурларның да бик игътибарлы булу мөһимлеген күздә тотып, юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында, үзәк китапханә абонементында “Бу дөнья матур, әмма хәвеф-хәтәр дә сагалый” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Анда “Юл йөрү кагыйдәләре”нең рәсми тексты, машина йөртү күнекмәләрен камилләштерә торган пособиеләр, юл-транспорт вакыйгаларын анализлау нәтиҗәләре, балалар утыргычларын сайлау, автотранспортны карап тоту, ремонтлау һәм башка күп темаларга кагылышлы материаллар белән танышырга була.
Бу күргәзмәне оештыру идеясе юктан гына тумады. Статистика – коточкыч: дөньяда юл-транспорт вакыйгаларында ел саен 1,2 миллионлап кеше һәлак була, ә имгәнгәннәре күпме тагын! БМО Генераль Ассамблеясы белдерүенчә, автомобильләр һәм аларга бәйле һәлакәтләр шушы темплар белән барса, 2030 елга планета халкының үлем-җитемнәргә китерә торган иң төп ун сәбәбенең сигезенчесе нәкъ шушы булачак. Ә Россиядә юл вакыйгалары, автомобиль транспорты аеруча үскән илләрдәгегә караганда, 3-4 тапкыр күбрәк булып тора.
Җәяүлеләр катнашында да юл-транспорт вакыйгаларының саны да елдан-ел арта бара. Шул ук статистика мәгълүматларына караганда, илебез юлларында ел саен чама белән 8,7 – 10 меңләпр җәяүленең гомере киселә, зыян күрүчеләрнең җидедән бер өлеше гомерлеккә инвалид булып кала. Андый очракларда күбрәк машина йөртүчеләрне гаепләү гадәткә кергән, әмма бу дөрес караш түгел. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кеше андагы иминлек өчен җаваплы.
Китапханәнең баш библиографы Светлана Клецова очрашуда катнашкан һәр кешегә, җәяүлеләр өчен юл йөрү тәртипләре аңлатылган һәм ата-аналарга ярдәмлек булырлык буклетлар таратты.
Безнең һәрберебез һәр көнне юл хәрәкәтендә катнашабыз: кемдер – җәяүле, кемдер – пассажир, кемдер – транспорт йөртүче сыйфатында. Юллардагы иминлек тә һәрберебез өчен мөһим һәм аның өчен һәркайсыбыз җаваплы. Димәк, юлга чыккач, һәрберебез юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә омтылырга тиеш. Шул вакытта гына юл-транспорт вакыйгаларының саны кимер, гомерләребезгә һәм сәламәтлегебезгә куркыныч янамас дигән ышаныч бар.
Зилия ДАЕШОВА, абонемент китапханәчесе
Светлана КЛЕЦОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа