Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Равил Минвәлиев: “Җыр минем гомер юлдашым”

Равил Минвәлиев Бөгелмә сулыгының күперенә килеп утыруга, яр буенда ял итүче шәһәрдәшләрләр тып-тын кала.

Маңгаеңа ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Шулаен шулай, әмма төрле һөнәр ияләрен, төрле холыклы һәм яшьтәге кешеләрне берләштерүче, бер уй, бер теләк белән яшәтүче сихри көч бар. Ул - моң. Күкләрдән бирелгән шушы моң адәм баласының тормышына аңлатып булмый торган ямь, мәгънә бирә.

Равил Минвәлиев Бөгелмә сулыгының күперенә килеп утыруга, яр буенда ял итүче шәһәрдәшләрләр тып-тын кала. Бармаклары баян телләре өстендә биешә башлауга, әйләнә-тирәгә сихри моң тула, ул күңелләрне еракка-еракка – балачакка, бәхетле вакытларга алып китә, яисә сагыш күленә сала.

“Ни өчен Равил Гали улы Минвәлиевкә апасы алып биргән баян сулар һава, эчәр су кебек кадерле?” соравына җавапны “Бөгелмә авазы” газетасының яңа санында укый аласыз.

 

Айсылу НУРЕТДИНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса