Рамил хәзрәт Хөснетдинов Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте уздырган күчмә пленумда катнашты
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте уздырган күчмә пленумда катнашты. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барлык югары мөселман руханилары, район-шәһәрләр мөхтәсибләре катнашты. Утырышта дини идарәнең 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, алга планнар билгеләнде. Пленум, гадәттәгечә, изге Коръән уку белән башланып...
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте уздырган күчмә пленумда катнашты. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барлык югары мөселман руханилары, район-шәһәрләр мөхтәсибләре катнашты. Утырышта дини идарәнең 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, алга планнар билгеләнде.
Пленум, гадәттәгечә, изге Коръән уку белән башланып китте. Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. "Шушы күркәм айда без узган елда башкарган эшләребезгә нәтиҗәләр чыгарабыз. Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемнән барыгызны да Мәүлид ае башлану белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә барлык эшләребезне кабуллардан кылсын, уңышлар насыйп итсен. Барыбызга да Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәтләре буенча яшәргә язсын", - диде һәм бер ел дәвамында башкарылган эш-гамәлләр турында сөйләде. Татарстан районнарында эшләүче имамнар эшчәнлеге турында бәян иткәндә мөфти Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәтенең яхшы эшләвен ассызыклап үтте.
Аннары сүз республика казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде. Ул урыннарда уздырылган изге Коръәнне яттан белүгә бәйге һәм балалар арасында "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча викторинага нәтиҗәләр ясады. Ул халыкның әлеге чараларда зур теләк белән актив катнашканын, бәйгеләрне оештыруда һәм үткәрүдә җирле имамнарның өлеше зур икәнлеген искәртеп узды. Соңыннан Диния Нәзарәте бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясады.
Пленум ахырында Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе коллективы һәм Россия УФСИН начальнигы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин исеменнән биш мөхтәсибкә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең имам-мөхтәсибебез Рамил хәзрәт Хөснетдиновның да булуы - безнең өчен зур куаныч.
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа