Рамазан турында бел
Изге Рамазан аеның беренче көнендә "Алтын урталык" (Золотая середина") дип исемләнгән мөселман оешмасы "Рамазан турында бел!" дигән акция уздырды.
Акция барышында мөселманнар үзәк базар территориясендә һәм кеше күп җыела торган башка урыннарда бер меңгә якын буклетлар тараттылар. Халык бик рәхәтләнеп ураза традицияләре, аның үзенчәлекләре, әер-саваплары белән танышырга теләк белдерде. Чараны оештыручылар әлеге иглекле гамәлге әлеге изге ай уртасында һәм ахырында уздырырга ниятлиләр.
Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа