Рамазан аен каршы алабыз
Бисмилләһир-рахманир-рахиим!
Рәхимле һәм рәхмәтле Аллаһ сөбханә вә Тәгаләгә мактау-хәмедләребез булсын!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәлламгә, аның гаиләсенә, сәхабәләренә Аллаһының рәхим-шәфкате булса иде!
Кадерле дин кардәшләрем! Аллаһының киң рәхмәте белән менә Рамазанны каршы алабыз. Изге Рамазан ае – фарыз рәвештә ураза тоту, рухи чистарыну вакыты, Раббыбыздан соңгы ачыш – изге Коръән иңдерелгән ай.
Башы – Раббыбызның рәхим-шәфкатенә, уртасы – гафу итүенә, гөнаһларны кичерүенә ирешүгә омтылу, ахыры – ут газапларыннан саклану ае булып торган Рамазан аен ел дәвамында түземсезлек белән көтеп алган мөселман кардәшләрем белән бергә мин дә чын шатлык хисләре кичерәм.
Рамазан – ураза тоту ае. Раббыбыз ураза тотуны динебезнең биш баганасының берсе дип куша. Бу хакта изге Коръәнебездә: “Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез, ураза тоту сәбәпле, тәкъва булырсыз”, – дип искәртә (2:183). Раббыбыз безгә ураза тотуны без тәкъвалыкка ирешсен дигән максат белән боерды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бу чорда үзләрен тиешенчә тотмаганнар арасында уразадан, ашамыйча һәм эчмичә торудан гайре, берни дә ала алмаган кешеләр дә булуы турында әйтә.
Рамазан – Коръән иңгән ай, димәк – изге Китапны уку һәм өйрәнү ае да ул. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы, һәм дөресне ялганнан аеручы итеп” (2:185). Ә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Изге Коръәнне укыгыз – хакыйкатьтә Кыямәт көнендә ул үзен укыганнарга шәфәгать итәр”, – диде.
Рамазан аенда тоткан ураза ураза тотучының гөнаһлары кичерелүгә дә сәбәп булыр, бу хакта да пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Кем дә кем Аллаһыдан әҗер-савап алуга өмет итеп ураза тотса, аның узгандагы гөнаһлары гафу ителә”, – ди. Рамазан аенда догалар белән Раббысына мөрәҗәгать итү – иманлы кеше гыйбадәтенең иң мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Рамазан аенда Аллаһының искә алучылар гафу ителә, Аллаһыдан сораучыларның догалары кире кагылмый”, – ди.
Мин дә сезне, хөрмәтле дин кардәшләрем, тынычлык сорап ялварган догаларыбыз белән бердәм булырга, Раббыбыздан кеше гомерләрен саклап калуны сорарга, халыклар арасында дуслык элемтәләрен торгызуны үтенеп ялварырга чакырам.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, тәкъвалык белән кылган барлык гамәлләребезне кабуллардан кылса иде! Изге теләкләребез, ният-догаларыбыз чынга ашса иде! Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга иминлек, тынычлык насыйп итсен, рәхим-шәфкатьләрен ирештерсен!
Рамазан ае мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләрем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia