Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Радуга” үзәгендә “Экстремизмга – юк!”

“Үзәкләштерелгән район клублар системасы”ның күчмә мәдәни үзәге хезмәткәрләре “Экстремизмга – юк!” дип аталган айлык кысаларында “Террорчылыкның куркыныч чынбарлыгы” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Ул “Радуга” үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкән буын вәкилләре өчен оештырылган иде.

Чара экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуга кагылган профилактик сөйләшүдән башланды. Тамашачыларга, кайда гына булсалар да, игътибарлы һәм уяу булырга киңәш ителде. Бу – шиклелек түгел, ә терактлар булдырмый калуга кертә алган мөмкинлегебез. Чараны оештыручылар яшьләрне эшкә яллау чаралары, интернет челтәрләренең деструктив идеологияне тарату ысулы булуы турында кисәттеләр. Өлкән буын вәкилләренә террорчылык, экстремизмга каршы юнәлештәге видеотасмалар күрсәтелде. Аның эчтәлегенә террорчылыкның барлык аспектлары, төрләре һәм максатлары кергән.

Кечкенә залга җыелган кешеләр арасында әлеге тема актуаль булды. Алар зур кызыксыну белән фикер алышуларда катнашты.

 

Эльвира Нургалиева,

Күчмә мәдәни үзәк методисты.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6