Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Радик Низаметдинов: Мин ир-егет булырга тиеш

Бәхеткә омтылыш һәрбер кешенең күңеленә салынган. Әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәү, аның матурлыгыннан ләззәт алу, иртәгесе көнгә ышанычлы булу – бу һәр адәм баласы өчен шәхси һәм гаилә бәхете төзүнең нигезе булып кала.

Кешеләр куркуга һәм мохтаҗлыкка, бер-берсенә, табигатькә карата көнләшүгә һәм кимсенү хисләренә урын булмаган бәхетле тормышка омтылалар. Сәламәтлеге чикле балалары булган гаиләләр шушы, һичшиксез, мөһим һәм башка бик күп әһәмиятле темалар, тикшеренүләр өстендә эшли. Чөнки бу балалар туган көннәреннән алып яшәү өчен, бәхет өчен көрәшәләр.

“Бөгелмә авазы” газетасы журналистлары шундый гаиләләрнең берсендә кунакта булып кайтты.

Кунакларны Елена Николаевна һәм аның улы Радик кояштай елмаеп каршы алдылар. Өч айлык Радикта аяк-кулларының функциональ тайпылышлары булган балалар церебраль параличы авыруын тапканнар. Елена егерме ел элек тә, хәзер дә, тәгаен белә: аның улы барлык кыенлыкларны да җиңәчәк. Ничек кенә авыр булса да, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, гел  алга бара. Аңа яраткан балалары һәм җырлары юлдаш була. Күз яше урынына – җыр, боегу урынына – җыр, бәхет мизгелләрендә дә җыр була аның күңелендә. Радикка да реанимациядә гомере өчен көрәшкәндә, табиблар һәм шәфкать туташлары белән бергә нәкъ менә классик музыка ярдәм итә. Ә инде 6 яшендә безнең бүгенге әңгәмәдәшебез вокал белән шөгыльләнә башлаган. Бу шөгыль аңа бик авыр бирелгән. Әмма тырыша торгач, бик күп җырлар өйрәнә алган ул. Радик әнисе белән яхшылык, мәхәббәт, бәхет турында җырларны аеруча яратып өйрәнә. Иҗатка булган мәхәббәт аның киләчәгенә зур йогынты ясый. Радик күп кенә иҗади фестиваль-бәйгеләрдә бик теләп катнаша, призлы урыннар ала.

– Җырларга яратам. Бигрәк тә гаиләбез белән кич утырганда җырлап утыруларыбыз ошый миңа. Биредә кинофильмнардан җырлар, популяр, халык моңары яңгырый. Ә бәйгеләрдә катнашу илһам өсти. Минем өчен һәр катнашу – үзе бер җиңү. Ә призлы урыннарга лаек була алсам, икеләтә сөенәм. Мин катнашкан һәр иҗади бәйге мавыктыргыч, кызыклы. Шуларның иң истәлеклеләре –“Нечкәбил”, “Ышаныч, Өмет, Мәхәббәт”, “Чиксез талантлар”, “Йолдызлар энергиясе”, “Үзгәрешләр җиле”, – дип уртаклаша безнең белән Радик Низаметдинов.

– Хәзер Радикның вокалда дәресләрендә бераз тәнәфес, тавышы алышына. Әмма ул тик утырмый, синтезатор – уен коралын үзләштерә башлады. Әлегә без ноталар өйрәнәбез, аннан зур булмаган көйләргә дә күчәрбез дигән өмет бар. Иң сөендергәне – Радик ике кулы белән уйнарга тырыша, гәрчә безнең авыру белән бу бик авыр булса да. Моннан тыш, минем “яшь ир-егетем” (Радик аны алай атаганда бик ярата) рәсем ясый, мин катнашкан һәм оештырган бик күп проектларда катнаша, - дип сүзгә кушыла әнисе Елена Николаевна.

Елена Николаевна – дүрт бала әнисе, шуларның берсе “үзенчәлекле”. Аннан: “Үзенчәлекле бала әнисе нинди булырга тиеш?” – дип сорагач, сәер генә елмаеп куйды һәм болай дип җавап бирде:

Ә мин – гап-гади әни. Үз баласын ярата, аның талантын үстерергә, хыялларын, идеяләрен тормышка ашырырга тырыша торган әни. Без – “үзенчәлекле” балаларның әниләре – гади әниләрдән бары тик  балаларыбыз янында атнасына 7 көн һәм тәүлекнең 24 сәгатен дә янәшәләрендә булуыбыз белән генә аерылып торабыз.

Үзенчәлекле баласы булган әни – гади әни генә түгел, ярдәмче дә, дус та, шәфкать туташы да, хәтта волонтер да. Мин алар турында “элиталы әни” дип әйтер идем. Чөнки, кызганычка каршы, мондый батырлыкны һәр хатын-кыз да булдыра алмый

– Без Радик белән хыялланырга яратабыз, – дип, сүзен дәвам итә Елена Николаевна. – Алар барсы да әкренләп тормышка ашалар. Кайчандыр без үзебезнеке кебек гаиләләрне берләштереп, аларга психологик һәм матди ярдәм оештырырга хыялландык. Бүгенгесе көндә безнең коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмабыз үзенчәлекле балалары булган 35 гаиләгә ярдәм итә.

Оешмабызны рәсмиләтергәндә: “Һәр оешманың логотибы булырга тиеш”, – дип әттеләр. Без аны бик озак сайладык. Интернеттан рәсемнәр алып та карадык, үзебез рәсем дә ясап карадык. Әмма берсе дә күңелгә ятмады. Бервакыт мин, аптырап утырганда, Радиктан “Дөнья фәрештәләре” сүзтезмәсен кәгазь битенә язуын сорадым. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның авыруы булган кешеләр өчен бу бик кыен эш.  Ул озак газапланды, тырышты. Ә бер сәгатьләп вакыт үткәннән соң әзер эшен күрсәтте. Кәгазьдә “АМ” дип язылган иде. Күк йөзедәй зәңгәр җирлектә үзенчәлекле бала язган бу ике хәреф оешмабызның логотибы булды. Берләшмәбезгә “Дөнья фәрештәләре” (ангелы мира)  дигән исемне дә Радик уйлап тапты.

– Элегрәк, без күп сәяхәт итә идек, – дип өсти Радик. – Сәфәрләребезнең берсендә мин Лазаревское поселыгының “Халыклар дуслыгы” мәйданында зур сын күрдем. Бу дөньяның игелекле фәрештәсе иде. Ул чакта мин әнигә, кайчандыр үзебезнең иҗтимагый оешмабыз булачагын әйттем һәм аны “Дөнья фәрештәләре” дип атарга сорадым. Ул минем сүземне куәтләде. Әниемә рәхмәт, ул минем хыялымны тормышка ашырды һәм бу оешманың рәисе булып тора. Аның ярдәмендә “Дөнья фәрештәләре” күп проектларда катнаша.

Коррекцияле, инвалид балалар һәм 30 яшькә кадәрге инвалид яшүсмерләре булган гаиләләрен туплаган “Дөнья фәрештәләре” иҗтимагый оешмасы 2020 ел башында үз эшчәнлеген рәсми рәвештә башлап җибәрде. Эшнең беренче көннәреннән үк оешма рәисе Елена Николаевна үз карамагындагылар тормышында да, социаль челтәрләрдә дә актив эшчәнлек оештыра. Пандемия чорында алар Радик белән төрле онлайн-концертлар куя, промо-акцияләр, челенджлар үткәрә.

Язның бер көнендә аларга Казаннан шылтыратып “Әбиләр онлайн” һәм “Аның турында” (“PROнее”) проектларында катнашырга чакырганнар. Хәзер “Дөнья фәрештәләре” “Аның турында” (“PROнее”) проектында Бөгелмә шәһәренең рәсми региональ операторы булып тора. Сүз уңаеннан, күптән түгел Елена Николаевна әлеге проектның Мәскәүдә узган конференциясендә булып кайткан, анда үзенчәлекле балалар һәм яшьләр өчен эшләүче 50дән артык иҗтимагый оешма вәкилләре җыелган, эшләгән эшләренә нәтиҗәләр ясаганнар һәм киләчәктә эшләнәсе проектлар турында да әңгәмәләр корганнар.

Сәфәрдән мин бөтенләй башка кеше булып кайттым. Тормышка да икенче яктан карый башладым, – дип тәэсирләре белән уртаклаша хуҗабикә. – Мин, Бөгелмәбездә кулланырлык бик күп кызыклы идеяләр күрдем, оешмабызга яңа партнерлар таптым. Иң мөһиме, мин ялгыз түгеллегебезне аңладым. Безгә – “үзенчәлекле” балалар әниләренә һәм балаларыбызга дәүләт, президент һәрвакыт ярдәм итә. Иң мөһиме – үз эчеңә бикләнмәскә һәм максатыңа ирешү юлларын эзләргә.

ГАЛЯ ӘБИ “КУЛ АСТЫНДА”

Елена Николаевна үз эшчәнлеге буенча һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә. Оешманың документ әйләнешен җайга салу өчен аңа өйдән берничә сәгатькә, ә кайвакыт хәтта көне буена чыгып китәргә туры килә. Минем “Радик берүзе ничек соң?” – дигән соравыма әнисеннән узып бирә җавапны егет үзе бирде:

Мин 21 яшьлек егет бит инде. Мөстәкыйльлеккә өйрәнәм. Өйдә миңа бөтенләй күңелсез түгел. Әнинең болай йөрүе безнең барлык хыялларны тормышка ашыру өчен кирәклеген аңлыйм бит. Аңа озаграк вакытка китәргә туры килгәндә, Галя әбием һәрчак “кул астында”. Әби һәрчак безнең белән янәшә, өй буенча да булыша, ашарга да пешерә. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә яратабыз. Нәрсә турында гына сөйләшмибез без ул вакытта: фәлсәфә дә куертабыз, язучылар, тарихчылар, академиклар турында да гәпләшәбез.

Апаларым да мөмкин булганча киләләр, көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Мин якыннарымны: әниемне, ике апамны, энемне, барлык туганнарымны һәм дусларымны бик яратам. Апаларымның балаларын, алар минем бишәү, аеруча сагынам, юксынам. Аларның һәркайсы үзенчә кызыклы, кызыксынучан. Ольга апам минем белән аерым җылылык, елмаю белән аралаша. Гомумән, мин кунаклар килгәнен яратам. Миңа алар белән аралашу рәхәт. Гомумән, минем әйләнә-тирәмдә булган һәр кеше иҗади, үзенчәлекле, игелекле җанлы. Мин аларның барысын да яратам, аларга исәнлек һәм, минеке кебек, тормышларында яхшы кешеләр генә очравын  телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса