Һәр шешәне исәптә тотарга!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының бу мәгълүматы - җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкогольле эчемлекләр сатыла торган оешмалар җитәкчеләре өчен. Агымдагы ел башыннан, алкогольле эчемлекләр әйләнешенә контрольне көчәйтү максатыннан, ЕГАИСның яңа версиясе гамәлгә керде (ЕГАИС 3.0). Хәзер җәмәгать туклануы предприятиеләре сатудан калган спиртлы эчемлекләрне списать иткәндә эчемлекнең шешәсендәге штрих-кодны да...
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының бу мәгълүматы - җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкогольле эчемлекләр сатыла торган оешмалар җитәкчеләре өчен.
Агымдагы ел башыннан, алкогольле эчемлекләр әйләнешенә контрольне көчәйтү максатыннан, ЕГАИСның яңа версиясе гамәлгә керде (ЕГАИС 3.0). Хәзер җәмәгать туклануы предприятиеләре сатудан калган спиртлы эчемлекләрне списать иткәндә эчемлекнең шешәсендәге штрих-кодны да күрсәтергә тиешләр. Элек исә исерткеч эчемлекләр сатыла торган ашханәләр, кафелар, рестораннар һәм җәмәгать туклануының башка оешмаларында алкогольле эчемлекнең калдыклары акт буенча гына гамәлдән чыгарыла, шешәләрнең штрих-коды күрсәтелми иде.
Яңа программада акциз-марканың бөтен кодларын күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Яңа тәртип буенча бу эш даими төстә, ягъни һәр эш көне дәвамында башкарыла.Эш сәгате бетеп, оешма ишекләре ябылыр сәгатьтә бу көнне сатылган барлык алкогольле эчемлек савытларының штрих-кодлары да сканирланган булырга тиеш. Кибетләрдән аермалы буларак, бу хактагы мәгълүматларны эш сменасы дәвамында теркәп барылган бер документта күрсәтергә рөхсәт ителә. 2018 елның 15 гыйнварыннан башлап, Җәмәгать туклануы оешмаларының барысы да ЕГАИС 3.0 системасы белән җиһазланган булырга тиеш. Алкогольне исәпкә алу барлык оешмаларда да башкарыла. Шулай итеп, сатылган һәр шешә исәпкә алына бара.
Алкогольле эчемлекләрне исәпкә алу турында озак вакыт дәвамында тиешле отчёт бирелми икән, бу предприятиедә өстәмә тикшерү уздырыр өчен нигез сәбәп булып торачак. Сыра, сидр, әче бал, пуаре кебек аз алкогольле эчемлекләрне исәпкә алу бу закон тәртибендә каралмаган, шуңа күрә аларны сату турында акт төзү мәҗбүри түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа