Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һәр нәрсә – бәхет тә, бәрәкәт тә Раб­быбыз Аллаһыдан килә

Кәбисә елына аяк бастык, җәмәгать! Дүрт елга бер генә килә торган 366 тәүлекле ел күпләрдә шик-шөбһәләр тудыра, имеш-мимешләргә сәбәп була.

29 февральдә туганнар туган көнен ничек бәйрәм итә икән дигән сорау да еш туадыр.

Шәхсән минем өчен 2016 елдагы соңгы кәбисә елы бик уңышлы булды. Февраль 29 көннән килде дип тормадык, нәкъ кәбисә елында гаилә кордык. Гомумән, гаилә тормышында нинди елда никах укыту тәэсир итәдер дип уйламыйм. Ә кемдер исә, киресенчә, ашыга-ашыга 30 декабрьдә никах укыта. Янәсе, киләсе елда ярамаячак. Кемнәрдер бөтенләй дә, ел  тәмамланганын көтә. Ничек уйлыйсыз: кавышырга теләгән кешегә елның 365 көнлек булмавы гына комачау итә аламы?!
Ышануларга карасаң, бу елны бер нәрсә дә эшләми, диванда кырын ятарга гына рөхсәт ителә бугай. Гаилә корырга гына түгел, эш алыштырырга да, яңа эш башларга да, яңа фатирга күченергә дә, сәяхәт итәргә дә ярамый икән бит.

Тагын бер ышануга тап булдым әле. Кәбисә елында гөмбә җыярга да ярамый икән ләбаса! Янәсе, бу елны гөмбәләр «җыя» торган газлар, авыр матдәләр күбрәк була, ди. Соң, гөмбә февраль аенда чыкмый бит инде! Ә елның «артык» көне февральгә генә өстәлә. Гөмбә җыярга ярамый дигәнгә галимнәрнең җавабы да бар. Гөмбәлек дүрт елга бер тапкыр яңара икән. Һәм яңа гөмбәләр барлыкка килгәндә, алар агулы матдәләрне күбрәк үзләренә сеңдерә, ди. Хуш, шулай да булсын! Әмма гөмбәлекнең кәбисә елында яралганын ничек белергә? Бу сорау ачык кала.

Кәбисә елында йорт хайваны алырга да киңәш ителми. Янәсе, өйдә озак тормаячак. Өлкән кешеләргә соңгы юлга озату өчен кирәк-ярак, үлемтекләрне дә әзерләмәү хәерле. Имештер, үлемеңне якынайтасың...
Саный китсәң, газета бите генә дә җитмәс иде. Кыскасы, юраганга юш килә дигән мәкаль нәкъ кәбисә елы өчен уйлап табылган диярлек.

«Астрологиядә кәбисә елы юк!»

Профессиональ астролог Светлана Шульгина фикеренчә, бу бары тик «ырым-шырым» гына.

– Кәбисә елының бәхетсез икәненә ышанмыйм. Астрология күзлегеннән караганда, һәр ел аерылып тора, үзенчәлекле. Узган елгы әйбер быел кабатланмый һәм елда 365 яисә 366 көн булу бөтенләй дә роль уйнамый. Профессиональ астрология проблемага тирәнрәк карый һәм кәбисә елы яисә гадәти ел дип бүлми. Дөрес, быел авырлыклар булачак. Сатурн белән Плутонның гадәти булмаган транзитлары,  икътисади кыенлыклар көтелә. Бу кыенлыклар безнең ил өчен генә түгел, ә бөтен дөньяга кагылачак. Әмма мондый кыенлыклар алдагы елларда да була иде бит һәм 2020 елның бер көнгә артык булуына бөтенләй дә бәйле түгел, – ди Светлана Шульгина.

«Үз-үзеңне ышандыру гына»

Психолог Энҗе Әхмәтҗанова да кәбисә елындагы юрауларга ышанмаска өнди.

– Психология моңа бары кешенең ырымнарга ышануы итеп кенә карый. Кешелек борынгыдан табигать көчләренә «буйсынып» яшәгән. Күп очракта ул үзе белән булган хәлләрне Ходайга, йолдызларга кайтарып калдыра. Кешеләрнең бер өлеше хәзер дә шундый фикердә. Бу бигрәк тә хисчән, чит йогынтыга бирелә торган кешеләргә кагыла.  Мондый кабул итү күбрәк балаларга хас. Алар бит Кыш бабайга ышана! Әмма кеше үскән саен, зирәклек өстенрәк чыга. Ырымнарга ышану балачактан да килергә мөмкин. Бигрәк тә баланы бик авторитетлы әти-әниләр тәрбияләп, аңа бары тәртипле булырга кирәклекне генә сеңдерсәләр, баланың мөстәкыйль тәнкыйди фикер йөртүгә мөмкинлеге калмый. «Миннән күп нәрсә тормый, мин бер нәрсә дә эшли алмыйм», «Мин гаепле түгел, кара мәче гаепле», диючеләр шундыйлардан. Кәбисә елы – башка еллар кебек үк, гап-гади ел, – ди психолог.

Дини караш

«Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да кәбисә елына ышанмаска өнди.

– Яңа елга аяк бастык. Кәбисә елында никах укытырга, туйлар уздырырга ярыймы кебек бик күп сораулар килә. Без бит мөселманнар һәм әгәр дә үзебезнең ел хисабын карасак, ул башкача, ай буенча бара. Мөселманча кәбисә елы да, башка еллар да юк. Шуңа да Ураза бәйрәме дә, Корбан бәйрәме дә күчеп йөри. Һәр нәрсә – бәхет тә, бәрәкәт тә Раб­быбыз Аллаһыдан килә. Әгәр дә кемдер гаилә кормаган икән, гаилә корырга тырышыгыз, – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Кәбисә елында, төгәлрәге, 29 февральдә туган танылган кешеләр дә шактый. Мисал өчен, Рим Папасы Павел III, боксчы Вадим Токарев, Татарстан урман хуҗалыгының элеккеге министры Алмас Нәзиров һәм башкалар.

2016 елда да Татарстан башкаласында 50 бала туган, аларның 31е ир бала булса, 19ы – кызлар.

Ә сезнең арада 29 февральдә туучылар бармы? Булса, безгә дә языгыз әле.

Лилия Локманова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса