Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пәйгамбәребезне сөеп һәм тирән хөрмәт белән

Бөгелмә мөхтәсибәтенә караган мәчетләрдә Рабигыль әүвәл аенда Мәүлид ән Нәби уңаеннан төрле күркәм чаралар үткәрелү дәва итә.

Таллы Бүләк авылында, мәсәлән, очрашуга төрле яшьтәге мәчет әһелләре җыелган иде. Табын янында узган әңгәмә вакытында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) гомер юлы, үз өстенә йөкләнгән миссияне үтәгән вакытта нинди сынауларга дучар ителүе хакында сүз барды.

Бөгелмәнең “Сәфәр” мәчетендә узган мәҗлес тә Аллаһ илчесенә (с.г.в.) карата мәхәббәт хисләре уяту һәм тәрбияләү максатында оештырылган иде.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтеннән булганыбыз өчен Аллаһка мең шөкер итәбез. 

Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса