Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Путин россиялеләрнең гомер озынлыгын илкүләм проектлар уңышының төп күрсәткече дип атады

Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә вафат булган кешеләр саны кими.

Россиядә гомер озынлыгы үсеше милли проектлар уңышының төп индикаторы булып тора. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ТАСС интервьюсында белдерде.

Иң төп интегратор – ул гомер озынлыгы, ә ул калганын чагылдыра, – диде дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта Путин үлем-китем санының кимүе дә мөһим дип саный. Ул илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр саны кимүгә игътибар итте.

“Безнең уртак бурычыбыз - гомер озынлыгын арттыру, бу ел эчендә дә ул шулай ук артты. Һәм бу үлүчеләр санының кимүе нәтиҗәсе, һәм ул сизелерлек кимеде, - дип ассызыклады Владимир Путин.

Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә, 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Алар Сәламәтлекне саклау, “Мәгариф, Экология, Демография, Фән, Мәдәният, Торак һәм шәһәр мохитекебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Чыганак:https://www.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса