Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Путин киләсе атнаны эшләми торган дип игълан итте.

Яшәешне тәэмин итү системасы: медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр һ. б. эшләүләрен дәвам итәчәк.

Киләсе атна Россиядә эшләми торган атна дип игълан ителде. Ял көннәре 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, хезмәт хакы сакланачак. Чара коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмау өчен эшләнә.   Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Тормыш белән тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банк һәм финанс исәп-хисапларын, транспортны тәэмин итүче учреждениеләр, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшне дәвам итәчәк. Кабатлыйм: “Озын яллар нәкъ менә авыру таралу тизлеген киметү өчен каралган", - диде ул.

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 163 яңа очрагы теркәлгән. Россиядә ачыкланган Covid-19 белән зарарлану очракларының гомуми саны 658гә кадәр арткан, шуларның 29ы хастаханәләрдә дәваланып чыккан инде.

Фото president.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса