Әлеге тәкъдимне дәүләт башлыгы Владимир Путин Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә җиткергән, дип яза "Татар-информ", "Российская газета"га сылтама белән.
Президент сүзләренчә, бу планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.
- 2018 елның 1 гыйнварына кадәр эшкә сәләтле халыкның хезмәт хакы минималь күләмен яшәү минимумының 71-72 процентыннан 85 процентка хәтле күтәрергә тәкъдим итәм. 2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә кирәк, - дип белдергән Россия Президенты.
shahrikazan.com