Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Путин «Бердәм Россия»леләрнең 31нче декабрьдә ял итү турындагы тәкъдимен хуплады

Путин ил төбәкләренә 31 декабрьдә ял итәргә тәкъдим итте Инициатива белән Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов чыгыш ясады.

Россия президенты Владимир Путин 31 декабрь көнне ял көне ясау идеясен хуплады, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Дәүләт башлыгы Дума бердәмроссиялеләренең җитәкчесе Сергей Неверовның елның соңгы көнен бөтен ил буйлап ял көне итәргә дигән тәкъдименә шулай җавап бирде.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу көнне эш «Бик үзенчәлекле», әмма закон буенча мондый кыска вакыт эчендә федераль дәрәҗәдә ял көннәрен кертү мөмкин түгел.

«Шуңа күрә мин Сергей Иванович Неверовның тәкъдимен игътибарга алам һәм мондый карар әле кабул ителмәгән субъектларда моны эшләргә тәкъдим итәм, ә киләсе ел дәвамында бу бәйрәм көнен федераль дәрәҗәдә оештыру өчен кирәкле карар кабул итәргә мөмкин булачак», - диде Владимир Путин. 

Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, быел әлеге инициатива кабул ителгән инде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 31нче декабрь өчен татарстанлылар шимбә, 26нчы декабрьдә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса