Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Психолог: Стресс балаларда җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин

Төшенкелеккә еш бирелгән балада психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары булырга мөмкин.

Стресс төрле дәрәҗәдәге җитди авырулар сәбәпчесе булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова сөйләде.

«Эмоциональ киеренкелек нәтиҗәсендә хроник авырулар килеп чыгарга, эндокрин, иммун системаларында баланс бозылырга мөмкин. Баланың рухи халәтенә килгәндә, ул үзен түбән бәяли, кирәгеннән артык тәнкыйтьли, үзен башкалар белән еш чагыштыра»,  диде ул.  

Психолог сүзләренчә, стресс туклану, йоклау, актив тормыш алып бару режимнарын боза. Моннан тыш, баланың игътибарлылыгы кими, аны куркыныч төшләр борчый башлый. Болар исә, үз чиратында, организмга бик нык тәэсир итә: психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары килеп чыгу куркынычы туа. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса