Прокуратура таләп итте
Хезмәт хакын түләмәгән
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тарафыннан “Бөгелмә “Мелиорация” механикалаштырылган күчмә колоннасы” акционерлык җәмгыятендә эшләүче 39 кешегә узган елның октябрь – декабрь һәм быел гыйнвар айлары өчен хезмәт хакы түләнмәгәнлеге ачыкланды. Бурыч 2 миллион сумнан артып китә. Прокуратура таләбе буенча бу предприятие җитәкчесенә карата Россия Федерациясе Җинаятьләр турындагы кодексның 145.1нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылды (оешма җитәкчесенең явыз нияте, яисә шәхси мәнфәгатенә бәйле рәвештә өч айдан артык вакыт дәвамында өлешчә хезмәт хакы түләмәү). Эш буенча тикшерү барышын прокуратура үз контроленә алды.
Рамил ТАҖИЕВ,
Бөгелмә прокуроры өлкән ярдәмчесе.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа