Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Прививка ясатучылар арасында грипп белән авыручылар юк

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, бу сезонда Казанда 576 меңнән артык кешегә, шул исәптән 167 мең балага гриппка каршы вакцинация ясалган.

Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы диагнозы булуы ачыкланган, Татарстан башкаласында 126 кеше грипп белән авыру теркәлгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«18 ноябрьдән 17 гыйнварга кадәр грипп һәм ОРВИ йоктырган 1614 кеше хастаханәгә салынган, аларның 246сы – олылар, 1368е – балалар. Аларның 90 процентының хәле уртача. 17 гыйнварга грипп белән авыруның 126 очрагы, шул исәптән 56 кешедә А (H1N1) төркемендәге вирус ачыкланган», - диде спикер.

Ул бу сезонда Казанда 576 меңнән артык кешегә, шул исәптән 167 мең балага гриппка каршы вакцинация ясалуын искәртте. Бүгенге көндә прививка ясатучылар арасында грипп белән авыручылар юк.

Министр урынбасары авыруның көчәйгән вакытында казанлыларга профилактика чаралары кулланырга, марля бәйләвечләр кияргә, шәхси гигиенаны үтәргә һәм мөмкинлек булганда кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса