Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент Бөгелмә геофизикларын котлады

“ТНГ-Групп” җәмгыятенә 2006 елда илнең иң эре геофизик предприятиесе – “Татнефтегеофизика” ААҖ базасында нигез салынган.

7 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТНГ-Групп”ка нигез салынуга 65 ел тулуны бәйрәм итү тантанасында катнашты. Тантана “Корстон” күңел ачу комплексында узды.

Искәртәбез, “ТНГ-Групп” ҖЧҖ – Россиянең әйдәп баручы нефть сервисы компанияләренең берсе, ул файдалы казылмалар эзләү һәм разведкалау буенча барлык төр хезмәтләрне күрсәтә.

“ТНГ-Групп” җәмгыятенә 2006 елда илнең иң эре геофизик предприятиесе – “Татнефтегеофизика” ААҖ базасында нигез салынган.

2017 елдан компаниянең генераль директоры Ян Шәрипов (1995 елдан 2017 елга кадәр предприятиегә Ринат Харисов җитәкчелек иткән).

Сәхнәдән ТНГ-Групп хезмәткәрләрен, ветераннарны, бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

– Без Татарстанның гына түгел, Россиянең дә әйдәп баручы  предприятиеләренең берсенә нигез салынуның 65 еллыгын билгеләп үтәбез. “ТНГ-Групп” – илнең җитди, югары технологияле компаниясе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин тарихи белешмәләрне карап чыктым һәм 1953 елда компаниядә 70 кеше эшләгәнлеген белдем. Ә бүген бу – 22 миллиард сумлык әйләнеше һәм 9 меңнән артык хезмәткәре булган эре компания! Компания республикабыз территориясендә генә түгел, Себердә, Африкада, Азиядә эшли… Без предприятиенең мондый казанышлары белән горурланабыз һәм бу компания татарстанлыларга үз мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә дип саныйбыз. Безгә күрсәтелгән фильм геофизикларның нинди кыен һәм катлаулы шартларда эшләргә туры килүен күрсәтә. Бу, чыннан да, авыр һәм катлаулы хезмәт! Без энергия ресурсларының яңа һәм төрле төрләре турында сөйләсәк тә, углеводородлар һәрчак булачак. Һәм сезнең профессиягә һәрвакыт ихтыяҗ артачак. Югары профессиональлегегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, ТНГ-Группка чәчәк атуын телим. Күптән түгел сез зур контракт оттыгыз, бу – Газпром. Газпромның бары тик ышанычлы компанияләр белән генә эшләве һәркемгә мәгълүм. Уңышлар телим сезгә!

Рөстәм Миңнеханов тырыш хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды. Барлыгы 9 кеше бүләкләнде.

Елена БРИТВИНА, ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фото “Рәсми Татарстан порталыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса