Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Полициягә булыш һәм акча ал!

Россия Юстиция министрлыгы Эчке эшләр министрлыгының полициягә җинаятьләрне ачуда ярдәм итүче гражданнарга бүләк акчасы түләргә рөхсәт бирә торган приказны раслады. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Эчке эшләр министрлыгы әлеге документ белән ике елдан артык шөгыльләнде. Ул Россия дәүләт органнары серверында басылып чыкканнан соң гамәлдә булачак.
Приказ нигезендә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре финанс-икътисад сәясәте һәм социаль гарантияләрне тәэмин итүче департаментка мөрәҗәгать итеп, гражданнар ярдәменнән файдалана ала. Әгәр дә тәкъдим хупланса, бүләк акчасы суммасы күрсәтелгән мәгълүмат ведомство рәсми сайтында басылачак.

Полициягә ярдәм иткән өчен, гражданнарга 50 меңнән алып 10 млнга кадәр акча түләячәкләр. 3 млнга кадәр түләүләр буенча карарны эчке эшләр министры беренче урынбасары кабул итәчәк, аннан эрерәк сумма булганда, ведомство башлыгы Владимир Колокольцев белән килештереләчәк.

Алдан гражданнарга матди бүләк бик куркыныч җинаятьчене тотуда ярдәм иткәндә генә түләнә иде. Гадәттә мәгълүмат бирүчеләр «Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен» медале, грамоталар, бүләкләр һәм ведомствоның штаттан тыш хезмәткәре таныклыгы белән бүләкләнә иде.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6