Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Полициядә 2022 елның беренче яртыеллыгында оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды

Киңәшмә башында бүлек башлыгы һәм шәһәр башлыгы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасын уздырдылар.

Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Бөгелмә шәһәре прокуроры Артем Кривоносов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Камалов катнашты.

Киңәшмә башында бүлек башлыгы һәм шәһәр башлыгы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасын уздырдылар.

Бүләкләү тантанасыннан соң, полиция полковнигы Айнур Камалов докладка күчте. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның икенче кварталы йомгаклары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге 100% нәтиҗәлелеге белән шартлы категориядәге 9 бүлек арасында беренче урынны алган. Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 68% тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8% ка артыграк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең ачылуы 61,4% тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса