Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет белән берлектә, мошенниклыкны профилактикалау буенча шәһәр халкы арасында әңгәмәсе үткәрделәр

Мошенниклык гамәлләрен кисәтү максатыннан, полиция хезмәткәрләре шәһәр халкы арасында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр.

Хокук тәртибе хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә, мошенниклар куллана торган төп төрләр һәм алдау ысуллары, уяулыкны саклау кирәклеге турында, үзләре белмәгән затларга акчаны бернинди сәбәп белән дә тапшырырга һәм күчерергә ярамавы турында сөйләделәр. Пароль, смс, кодлар турында берәүгә дә, хәтта банк хезмәткәрләренә хәбәр итәргә, интернет аша шикле сатып алуларны кылмаска һәм үз өйләренә чит гражданнарны кертмәскә кирәклегенә басым ясап әйтелде..
Хокук сакчылары телефон мошенниклыгына да аерым игътибар бирде. Полиция хезмәткәрләре шикле телефон шылтыратуларына ышанмаска һәм мондый очраклар турында полициягә кичекмәстән хәбәр итәргә киңәш итте. Әңгәмәдә катнашучыларга мошенникларның төп җинаятьчел схемалары турында кирәкле мәгълүмат язылган белешмәлекләр тапшырылды.
Моннан тыш, халык күпләп җыела торган урыннарда профилактик характердагы белешмәлекләр һәм видеороликлар урнаштырылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса