Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Полицейскийлар караклыкта шикләнелүчене тоткарлаган

Җинаять урынына килгән полицейскийлар бу хәлнең шаһитларыннан сорашып, камералардан язуларны алган.

Ир Гафиятуллин урамында урнашкан челтәрле кибетеннән товар урлаган. Кибет хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары буенча урлашуны күреп алса да, җинаятьчене туктата алмыйлар. Ул җинаять урыныннан качып китә. Кибет вәкилләре полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Җинаять урынына килгән полицейскийлар бу хәлнең шаһитларыннан сорашып, камералардан язуларны алган. Тиздән Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченныйлары бер кайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән 28 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул үз гаебен таныган. Шикләнелүчегә торган җиреннән чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр Ко-дексының 161нче маддәсе, 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаять өчен законда каралган максималь җәза – дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса