Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә “Полицейский Стёпа дәдәй” дигән бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды

“Полицейский Стёпа дәдәй” дигән бәйге Россия полициясенең 300 еллыгына багышланды.

Россия Эчен эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре, Иҗттимагый совет белән берлектә, “Полицейский Стёпа дәдәй” дигән конкурста катнашкан балаларны бүләкләделәр.

Әлеге рәсем ясау бәйгесе Россия полициясенең 300 еллыгына багышланды. Полиция хезмәткәрләренә ышанычны арттыру, бу һөнәргә кызыксыну уяту, хезмәткәрләр белән горурлану хисләре тәрбияләүне күздә тотып оештырылган күргәзмәгә 6 – 14 яшьлек балаларның рәсемнәре куелган иде.

Алар белән Иҗтимагый совет вәкилләре дә танышып чыкты. Иҗади хезмәтләрнең берсе дә күңелләрне битараф калдырырлык түгел иде. Шуңа да комиссия бәйгедә катнашкан һәр баланы тәбрикләргә, бүләкләр тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Эчке эшләр бүлегенең  кадрлар белән эшләү хезмәте начальнигы Ленар Әхмәтҗанов, Бөгелмә районындагы Иҗтимагый совет рәисе Ринат Мусин  3нче урта мәктәптә һәм 38нче санлы “Алтын күч” мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә булып, конкурсантларны тәбрикләделәр.

Әлмир Җиһангиров белән  Константин Князькинның иҗади эшләре бәйгенең регионалҗ этабына җибәрелде.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса