Подгорный мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләре күптән инде юкка чыккан “барин” йорты урынында уникаль артефактлар тапкан
Яңалыклар

Подгорный мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләре күптән инде юкка чыккан “барин” йорты урынында уникаль артефактлар тапкан

Балалар “Яшь эзләнүче” түгәрәге әгъзалары булып торалар.

Подгорный мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләре,Яшь эзләнүче” түгәрәге әгъзалары күптән юкка чыккан бер йорт урынында уникаль артефактлар таптылар.

Биредә яшәүче, тәҗрибәле фермер В.П. Малыхин белән сөйләшүдән балалар кайчандыр, егерменче гасыр башында тау итәгендә аерым хуҗалык булып шәгән, кулак дип, милкен пыран-заран китерүдән куркып, кыска вакыт эчендә үз хуҗалыгын сатып, билгесез юнәлештә китеп югалган хуҗа булганлыгы  турында белделәр. Аның турында мәгълүмат бик аз калган. Аның фамилиясе Ларин икәнлеге генә билгеле, шулай ук аның киндер мае сыга торган җайланиасы да булган. Халык аны хезмәт сөючәнлеге һәм ныклы тормыш-көнкүреше өчен бик хөрмәт иткән, яхшы оештырылган хуҗалык булган, диләр. Күрәсең, бу сыйфатлары өчен җирле халык аны барин дип атагандыр, ә соңыннан ул яшәгән урынга барин йорты урыныдип йөрткәннәр. Тик, кызганычка каршы, бу урынны төгәл күрсәтә алырлык кешеләр калмаган инде.

Мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган тарихи объект эзләү дә шуның белән кызыклы булды. Балалар тарих томанда калган булган бар корылманы нинди дә булса билгеләр буенча табу максаты белән, өлкән яшьтәге кешеләр тарафыннан тасвирланган җир кишәрлегендә берничә тапкыр эзләнүләр алып бардылар. Ниһаять, иртә көз иртәсендә, чираттагы тапкыр инде яхшы таныш территорияне тикшереп, балалар барлык авыр тасвирламаларга туры килә торган  урынны таптылар. Эзләү нәтиҗәләре көткәннән дә артыграк булып чыкты – кечкенә генә җир участогында заманча техника ярдәмендә уникаль артефактлар: борынгы балта ватыгы, дага һәм патша чорының көмеш тәңкәсе табылган.