Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Подгорныйлар уңышы

Менә безнең чаңгычылар да мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында республика ярышларында чыгыш ясау дәрәҗәсенә ирештеләр. Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендәге "алмаш" спорт комплексының чаңгы юлында ул көнне зона этапларында җиңү яулаган 12 команда очрашты. Чаңгы ярышлары ике көн дәвам итте. Көрәш искиткеч киеренке булды. Һәр секунд, чаңгыда йөрү техникасын белү,...

Менә безнең чаңгычылар да мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында республика ярышларында чыгыш ясау дәрәҗәсенә ирештеләр.

Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендәге "алмаш" спорт комплексының чаңгы юлында ул көнне зона этапларында җиңү яулаган 12 команда очрашты.

Чаңгы ярышлары ике көн дәвам итте. Көрәш искиткеч киеренке булды. Һәр секунд, чаңгыда йөрү техникасын белү, җиһазларны әзерләү, тренерларның карарлары һәм, әлбәттә, ярышларда катнашучыларның хис-тойгылары - менә нәрсәләр хәл итте ярышлар нәтиҗәсен.

Яхшылардан яхшылар - алдан фараз ителгән Түбән Кама, Сарман, Балтач командалары - хаклы рәвештә беренче өч урынны бүлештеләр. Безнең команда, кызганычка, алардан калыша төште, әмма мактаулы дүртенче урынга лаек булды!

Чыннан да, ярышларның республика дәрәҗәсендә алып барылуын, көчлеләрдән-көчлеләр генә чыгыш ясавын истә тотканда, бу - зур җиңү. Безнекеләр сынатмады. Казан, Кайбыч командаларын да уздылар. Бигрәк тә кызларның уңышлы чыгышын билгеләп үтү кирәк - эстафетада алар өченче урынны яулады. Кирилл Потапов исә спринтта республикада 6 нчы урынны алды!

Ярышларда катнашкан барлык чаңгычыларыбызга: А. Боталовка, Н. Васильев, В. Маликов, Д. Мерзляков, К. Потапов, В. Баранова, Д. Гатауллина, М. Мазлова, А. Низамова, Р. Сәүбәновага да зур рәхмәт белдерәбез. Алар Бөгелмә районы исеменнән чыгыш ясадылар һәм сынатмадылар, ә Подгорный мәктәбе данын республика күләмендә күтәрделәр. Без күнегүләрне дәвам итәбез, киләчәктә җиңүләр көтәсенә ышанабыз. Барысы да алда әле!

Андрей АНДРЕЕВ,

Подгорный мәктәбе физкультура укытучысы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса