Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Почта бүлекчәләрендә 30 еллык тарихы булган, шәһәребездә чыга торган бердәнбер татар басмасы “Бөгелмә авазы”на язылу ункөнлеге бара

4 апрельдән 14 апрельгә кадәр, ташламалы бәядән - 697,56 сум (декададан тыш – 794,82 сум) 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу рәсмиләштерегез.

Почта бүлекчәләрендә 30 еллык тарихы булган, шәһәребездә чыга торган бердәнбер татар басмасы “Бөгелмә авазы”на язылу ункөнлеге бара.

4 апрельдән 14 апрельгә кадәр, ташламалы бәядән - 697,56 сум (декададан тыш – 794,82 сум) 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу рәсмиләштерегез.
"Бөгелмә авазы"на барлык почта бүлекчәләрендә, үз почтальоннарыгыз аша, яисә өйдән чыкмыйча язылырга мөмкин:
- П9279 язылу индексы буенча почта сайтында онлайн https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9275

Газетаны түбән бәягә үзегезгә, әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга, яки бик якын күршегез өчен  яздыра аласыз. Аларга сезнең кайгыртуыгыз шатландырачак!
******
Иң отышлы бәядән язылу-газета редакциясендә (Гафиятуллин урамы, 17). 
Бу очракта басманың бәясе 2022 елның икенче яртыеллыгына түбәндәгечә булачак:
- 450 сум (редакциядән алырга);
- 510 сум (китапханәгә яки оешмага җиткерү)
- 630 сум (почта тартмасына кадәр җиткерү).
“Бәхетле чәршәмбе”гә килегез (6 апрельдән 29 июньгә кадәр) һәм сезнең өчен язылу бәясен 390 сумга кадәр киметәбез (редакциядән алу шарты белән: Гафиятуллин урамы, 17).
**
Газета инде утыз елдан артык Бөгелмә районы тарихы белән тыгыз бәйләнештә, һәм үзе дә әлеге тарихның бер өлеше булып тора.
Басма битләрендә без шәһәребезнең талантлы кешеләре белән интервьюлар бастырабыз, шәһәр һәм район яңалыклары һәм вакыйгалары турында сөйлибез, халыкка проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз, актуаль темаларны яктыртабыз.
Шулай ук район газетасында сез ТВ-программа, шәхси игъланнар, намаз вакытлары, вәгазьләр, кызыклы мәгълуматлар һәм отышлы акцияләр турында белә аласыз.
Сезгә ике басма яздырырга кирәк түгел. Бер “Бөгелмә авазы”нда барлык җирле, һәм 12 битле “Атна вакыйгалары” кушымтасында республика яңалыклары җыелган. Бу бик уңайлы һәм бюджетыгызны саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса