Пиротехниканы ике мәйданда гына кулланырга ярый.
Бөгелмә районында теләгән кешеләргә пиротехника әйберләрен шартлату һәм ату 2015 елның 15 декабреннән башлап, 2016 елның 10 гыйнварына кадәр нибары ике мәйданда рөхсәт ителә: Бөгелмә шәһәренең Ленин мәйданында һәм Карабаш бистәсенең үзәк мәйданында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 2016 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә пиротехника әйберләрен промышленность, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектларыннан - 500, ә торак йортлардан һәм кешеләр күпләп җыелган урыннардан 50 метрдан да якынрак җирләрдә атарга, шартлатырга ярамый. Тәртипне бозган гражданнарга - 2 - 4 мең, җитәкчеләргә - 15 - 30 мең, юридик затларга 400 - 500 мең сум күләмендә штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа