Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Петербург Сабан туена әзерлек башланды

Петербург Сабан туе июнь аенда Ленинград өлкәсенең Энколово авылы янында узачак

Быел Сабантуен бәйрәм итү Петербург халыкара икътисади форумы тәмамлануга туры килә.

Санкт Петербург татар милли-мәдәни мохтариятендә 2020 елда «Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышның көн тәртибендә бәйрәмне үткәрү өчен инфраструктураны төзекләндерү һәм әзерләү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын булдыру мәсьәләләре каралды. Татар авылын Татарстанның Азнакай районы оештыруы билгеле булды

Быел Петербург Сабан туен бәйрәм итү Петербург халыкара икътисади форумы тәмамлануга туры килә, шул рәвешле, форумның дәрәҗәле кунакларына да Сабан туенда катнашу мөмкин булачак.

Традиция буенча бәйрәм Ленинград өлкәсенең Всеволожск районының Энколово авылы тирәсендә узачак. Ул Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы хөкүмәтләре ярдәме белән оештырылачак, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X