Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

ТР Бөгелмә районында һәм Бөгелмә шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе барлык гражданнарга һәм бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк йөрү һәм кыска вакытлы инфекция йоктыру куркынычын киметү өчен, дәүләт хезмәтләренә читтән торып шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Бүген Россия Пенсия фондының теләсә нинди хезмәтенә Фонд сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабинет сервислары ПФР эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, шуңа күрә кабинетны пенсионерлар гына түгел, пенсия формалаштыручылар яки башка социаль түләүләргә хокукы булганнар да файдалана ала.

“Оператив мәгълүматны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәгендә - 8 (843) 279-27-27 телефоны номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса