Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсия фонды үзгәрешләре турында

РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе эш бирүчеләр өчен үзгәрешләр турында хәбәр итә. "Россия Федерациясе закон актларындагы аерым положениеләрнең эшен туктату, Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм иминиятләштерелгән пенсияләрне, иминиятләштерелгән һәм социаль пенсияләргә беркетелгән түләүләрне арттыру үзенчәлекләре турында"гы 385 нче Федераль Закон (29.12.2015 ел) буенча, 2016...

 

РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе эш бирүчеләр өчен үзгәрешләр турында хәбәр итә.

"Россия Федерациясе закон актларындагы аерым положениеләрнең эшен туктату, Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм иминиятләштерелгән пенсияләрне, иминиятләштерелгән һәм социаль пенсияләргә беркетелгән түләүләрне арттыру үзенчәлекләре турында"гы 385 нче Федераль Закон (29.12.2015 ел) буенча, 2016 елның 1 апреленнән страховкалаучылар-эш бирүчеләр өчен Пенсия фондында яңа төр исәп-хисап формасы гамәлгә кертелде.

Страховкалаучы, отчет чорыннан соң килүче һәр айның 10ысыннан да соңга калмыйча, үзендә эшләүче иминияләштерелгән һәр хезмәткәр (гражданлык-хокукый характерда килешү төзегән хезмәткәрләрнең бүләкләренә дә, страховка взнослары турындагы РФ законнары нигезендә, страховка взнослары түләнә) турында түбәндәге мәгълүматларны бирергә тиеш:

1). Шәхси счетның страховка номеры (СНИЛС).

2). Исеме, атасының исеме, фамилиясе.

3). Салым түләүченең идентификация номеры (ИНН).

Ай саен үткәрелүче әлеге гамәл квартал саен бирелүче Бердәм отчетны юкка чыгармый, ул элеккечә Пенсия фонды органнарына 15 нче числодан да соңга калмыйча - кәгазьдә, электрон төстә 20сенә кадәр эшләп китерелергә тиеш.

Эш белән тәэмин итүче билгеләнгән срокларда тулы яки дөрес булмаган мәгълүматлар биргән очракта, аларга карата һәр эшләүчегә 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Әлеге сумма Пенсия фонды органнары тарафыннан "РФ Пенсия фондына, РФ социаль страховкалау фондына, Мәҗбүри медицина страховкасы федераль фондына страховка взнослары турында"гы 212 нче Федераль Законның (24.07.2009 ел)19 нчы һәм 20 нче маддәләре белән урнаштырылган тәртиптә алына.

Игътибар! Ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, беренче исәп-хисапны 2016 елның 10 маеннан да соңга калмыйча бирергә кирәк булачак.

Е. ХАМЕНСКАЯ,

РФ Пенсия фонды Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсенең бүлек начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса