Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсия фонды хәбәр итә

Киләсе елның гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә яшәүче пенсионер-гражданнарга бер мәртәбә 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Ул Россия Пенсия фонды тарафыннан биреләчәк, моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә дә, гариза язарга да кирәкми. Әгәр гражданин ике пенсия ала икән, мәсәлән, элеккеге хәрби хезмәткәр ди, шуның берсе Россия Пенсия фондыннан түләнсә,...

Киләсе елның гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә яшәүче пенсионер-гражданнарга бер мәртәбә 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Ул Россия Пенсия фонды тарафыннан биреләчәк, моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә дә, гариза язарга да кирәкми.

Әгәр гражданин ике пенсия ала икән, мәсәлән, элеккеге хәрби хезмәткәр ди, шуның берсе Россия Пенсия фондыннан түләнсә, 5 мең сум Пенсия фондының территориаль органыннан түләнәчәк.

Әгәр гыйнвар пенсиясен сез иртәрәк, мәсәлән, декабрьдә алсагыз, бер мәртәбә түләнә торган акча гыйнвар ае дәвамында биреләчәк.

Шулай ук кайбер сәбәпләргә бәйле, гыйнвар аенда әлеге акчаны ала алмадыгыз, мәсәлән, пенсия китерделәр, сез өйдә юк, ди, бу очракта 5 мең сум киләсе айда пенсия белән бергә түләнәчәк.

http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса