Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Педагогларның яңа җиңүләре

"Минем сәләтем – педагог"  III Бөтенроссия конкурсы һәм “Аксаков укулары” XI Республика фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – “Яңарыш”  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм 7нче гимназия вәкилләре.

“Яңарыш”  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәк-ләндерү үзәге хезмәт-кәре “Минем сәләтем – педагог” III Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Социаль педагог Ирина Вдовина конкурска “Без уйнап татар телен ничек белүебезне тикшерәбез” проектын тәкъдим итте. Эш мультимедиа басмалар номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Ирина Вдовина I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Конкурсның максаты-мәгарифнең эчтәлеген яңарту буенча педагогик хезмәткәрләрнең иҗади эшчәнлеген үстерү, шулай ук мәгариф системасының талантлы хезмәткәрләрен ачыклау һәм педагогларның һөнәри-шәхси үсеше өчен социаль шартлар тудыру.

Моннан тыш, “Аксаков укулары” XI Республика фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Быел ул язучының тууына 230 ел тулуга багышланган иде.

"Аксаков укулары"н Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә яраталар һәм беләләр. 2021 елда конкурска 250гә якын гариза бирелгән. Казанда уздырылган чираттагы этапка 144 катнашучы чакырылган

иде. Эшләр 13 секциягә бүленгән, аларның һәр-кайсында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителгән. Алар арасында Бөгелмә-нең 7нче гимназия вәкилләре дә бар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 сыйныф укучысы Артем Хәйруллин II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ул иҗади эшләр конкурсына “Бөек Пушкин” дигән автор шигырен тәкъдим итте. Гимназистның остазы – Марина Камбулова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf