Патяшина һәм Сабурская гражданнарны кабул итәчәк
Ул 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
19 июльдә Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Ул 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа