Пасха якынлаша
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров православныйларны Пасха бәйрәме белән тәбрик итә. "Яшәү дәрте, якты уйлар, игелекле гамәлләр барлык конфессия вәкилләрен берләштерә, гомумкешелек кыйммәтләренең уртак һәм кадерле икәнен раслый торган бәйрәм ул - Пасха. Яңару, уяну, яшәрү бәйрәме кайгыртучанлыкка мохтаҗ булганнарга ярдәм кулы сузарга да менә дигән форсат...
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров православныйларны Пасха бәйрәме белән тәбрик итә.
"Яшәү дәрте, якты уйлар, игелекле гамәлләр барлык конфессия вәкилләрен берләштерә, гомумкешелек кыйммәтләренең уртак һәм кадерле икәнен раслый торган бәйрәм ул - Пасха. Яңару, уяну, яшәрү бәйрәме кайгыртучанлыкка мохтаҗ булганнарга ярдәм кулы сузарга да менә дигән форсат ул. Бәйрәм һәр йортка шатлык, бәхет хисләре алып керсен, һәр гаиләдә иминлек тантана итсен!" - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа