Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Парк брайты" төзелеше Казанда техноген һәлакәт китереп чыгарырга мөмкин

«Транснефть-Прикамье» АҖ, «Брайт Парк» торак массивы янындагы юлның торбаүткәргечкә куркыныч тудыруы сәбәпле, прокуратурага мөрәҗәгать итәчәк.

«Транснефть-Прикамье» АҖ «Әлмәт–Горький-3» һәм «Әлмәт–Горький-2» магистраль нефтьүткәргечләре өстендә уза торган «Брайт Парк» торак массивы янындагы юл участогы мәсьәләсендә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятли. Компаниядә бу участок буенча зур йөк машиналарының йөрүе торбаүткәргечкә зыян китерергә мөмкин һәм, нәтиҗәдә нефтҗ агып чыгуы ихтимал, дип саныйлар. Бу хакта «Татар-информ» МА «Транснефть-Прикамье» компаниясенең баш инженеры урынбасары Эдуард Ишалин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер магистраль нефть үткәргечнең сак зонасында «Парк брайты» торак комплексына даими юл оештырырга тырышалар. Бу юл астында 800 һәм 1000 мм диаметрлы уза торган торбалар бар һәм алар буйлап зур басым астында нефть ага..


"Бу участок юлында зур йөк машиналары, бетоновозлар йөри. Элек бу юл буйлап җиңел машиналар йөри иде, әле ул вакытта ук торак массивны төзүче белән элемтәгә кердек, алар бездән техник шартлар алсыннар һәм юлны ныгытсыннар дигән таләп куйдык. Әмма узган декабрьдән бирле бу мәсьәлә хәл ителмәгән иде", - дип билгеләп үтте Ишалин.


Ул, торбаүткәргеч өстеннән куркынычсыз хәрәкәт итү өчен махсус каплам урнаштыру кирәк, дип өстәде. Торбаларны сакламау куркыныч нәтиҗәләргә китерә.


«Әгәр торба яньчелеп тишелә икән, аннан 55 атмосфера басымы астында нефть бәреп чыгачак», – дип ассызыклады Эдуард Ишалин.


Аның сүзләренә караганда, начар очракта өслеккә 11,4 тоннага кадәр нефть агып чыгарга мөмкин, ул 6,6 гектардан артык мәйданда тарала. Моның өчен «Транснефть-Прикамье» белгечләре 15 июльдә үк юлның проблемалы участогында – бетон блоклар, сигнал лентасы һәм  киртәләр куйдылар.


"Әмма икенче көнне үк билгесез затлар аны юк итте. Блоклар да, грунт та сүтелде. Хәзер торба буйлап тагын бетономешалкалар уза, бу – 15-20 тонна авырлыктагы автомобильләр. Вакытлы юл зур йөк машиналары өчен магистральгә әверелде", - дип аңлатты Ишалин.


Сөйләшү ахырында ул киләсе атнада ук «Транснефть-Прикамье» АҖ вәкилләренең, хәлне хокук саклау органнары контроленә кую өчен, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятләвен билгеләп үтте.


"Чөнки без хәлне башкача үзгәртә алмыйбыз", – дип нәтиҗә ясады Эдуард Ишалин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса