Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Паникага бирелергә сәбәп юк

Бөгелмә кибетләренә азык-төлек китерелә торган бүлек үзәкләрендә беренче чиратта кирәкле товарлар күләме җитәрлек.

Җирле ваклап сату оешмаларында көн саен товарларның билгеле бер җыелмасы бәяләренә оператив мониторинг үткәрелә. Алар арасына тормыш көнкүрешенә кагылышлы 68 әйбер керә.

Икътисади үсеш мәсьәләләре буенча башкарма комитет җи-тәкчесе урынбасары Гүзәл Рә-химова сөйләвенчә, беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарлары җитәрлек күләмдә: арыш-бодай икмәге, бәрәңге, сыер мае, үсемлек мае, шикәр, сөт, кәбестә, кишер, чөгендер, карабодай ярмасы, макарон, минтай балыгы. Әлеге азык-төлеккә бәяләр сезонына карап тирбәлә.

– Шикәр комына бәяләр арту ачыкланды. Уртача бәя килограммы 72 сум тәшкил итә. Карабо-дай ярмасының бәясе –71 сум, кишер 49 сум, – дип билгеләп үтте Гүзәл Мөдәррис кызы. – Кайбер сәүдә челтәрләре бер кулга җибәрелә торган товарлар саны буенча чикләүләр кертте.

Социаль әһәмиятле азык-төлеккә бәяләр арткан очракта, мәгълүмат оператив рәвештә Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсенә, икътисад министрлыгына һәм прокуратурага җибәрелә.

Районда бюджетны барлыкка китерүче оешмалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Бөгелмәдә андый биш предприятие бар. Алар белән элемтә җай-га салынган. Оешма вәкилләре чимал, материаллар һәм энергия чыганакларына бәяләрне арттыру, логистика белән бәйле кыенлыклар турында хәбәр итәләр. РФ Транспорт министрлыгы әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Район предприятиеләре бу юнәлештә эшләү буенча тулы инструкцияләрне алдылар.

Эшкуарлык белән эшләү буенча оператив штаб бизнес вә-килләре белән очрашулар уздыра, социаль челтәрләр аша ярдәм чаралары турында хәбәр итә, мәгълүмат җибәрә һәм шәхси кабул итүләр үткәрә.

– 2022 ел ахырына кадәр бизнесны планлы тикшерү мораторие кертелде. Дүрт төр контроль кысаларында аерым объектларга карата тикшерүләр искәрмә булып тора: санитар-эпидемиология, янгын, ветеринария контроле һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек, – дип билгеләп үтте Гүзәл Рәхимова.

Федераль дәрәҗәдә ташламалы кредит бирү, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр һәм сәламәтлек саклау тармагына ярдәм итү программалары уңышлы эшләп килә.

Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең барлык чаралары турында тулырак мәгълүматны 8(85594) 4-39-32 телефоны буенча (икътисад бүлеге) алырга мөмкин.

Мәшгульлек үзәгендә 249 эшсез граждан теркәлгән. Учреждение башлыгы Наталья Казанова сүзләренә караганда, якындагы өч айда 3 оешманы бетерү сәбәпле, тагын 49 бөгелмәле эшсез калачак. Шул ук вакытта төбәк вакансияләр банкында хәзерге вакытта 816 буш эш урыны теркәлгән.

Халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә “Россиядә эш” бердәм цифрлы платформасында  хезмәт базарындагы вәзгыятькә мониторинг бара. 21 мартка булган мәгълүматларга караганда, санкцияләр кертү сәбәпле Бөгелмә районында кыскартылган эш көннәре кертүләр, хезмәт хакын сакламыйча ялларга җибәрү очраклары теркәлмәгән.

– Эш бирүчеләр үз бурычларын үтәмәүгә бәйле хокук бозуларны кылу фактларын ачыклаган очракта, мәшгульлек үзәге административ хокук бозу эчтәлеген бәян итеп хәбәр итә һәм аны тиешле органнарга җибәрә. Кирәкле мәгълүматларның үз вакытында юнәлеше хезмәттәшлекне тагын да уңайлырак һәм үзара файдалы итә. Мәшгульлек хезмәте белгечләре һәрвакыт кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, – дип хәбәр итте Наталья Валерьевна.

Федераль дәрәҗәдә килеп туган социаль-икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә, кайбер РФ субъектларына сәнәгать предприятиеләре хезмәт-кәрләренә гомуми һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет акчалары бирү мәсьәләсе карала. Бу эшсез калу куркынычы янаган кешеләргә кагыла, шул исәптән тулы булмаган эш вакыты режимын кертү, вакытлыча эшләрне туктату, хезмәт хакын сакламыйча яллар бирү, хезмәткәрләрне эштән азат итү буенча чаралар үткәрү. Эш бирүчеләргә әлеге категория хезмәткәрләрен укыту чыгымнарын йөз процентка тәэмин итүгә субсидияләр рәвешендә акча биреләчәк дип планлаштырыла. Бер хезмәткәргә 60 мең сумга кадәр чыгымнар фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса