Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Пандемия шартларында укытучылар өчен яңа кагыйдәләр

ТР “Роспотребнадзор”ы үз тәкъдим-киңәшләрен кертте.

Пандемия шартларында ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте яңа коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен укытучыларга киңәшләр бирә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина битлекләрдә укыту авыр, шуңа күрә ТР Роспотребнадзор” идарәсе, укытучы такта янында торса, укучылар партасына кадәр бер метрдан да ким булмаган дистанция сакланса, битлекләрне һәм саклану чараларын мәҗбүри киюне таләп итми, дип билгеләп үтте.

«Без бүгенге көндә педагогик составка үз эш урыннарында аралашу чараларын һәм дистанцияләрне максималь рәвештә үтәргә киңәш итәбез. Хәзер безнең өстенлекле бурыч – һәр сыйныфка бер кабинетны беркетү, элеккеге кебек укучылар кабинетлар буенча йөрергә түгел, ә укытучы ул сыйныфларга барырга тиеш була», – дип билгеләп үтте спикер.

ТР “Роспотребнадзорда мәктәпләрдә бергәләп чәй эчүне гамәлдән чыгарырга, укытучыларның үзара аралашуын минимальләштерергә тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса