Пандемия башланганнан бирле Бөгелмәдә 400 гә якын Covid-19 очрагы ачыкланган
Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле районда барлыгы илледән артык кеше вакциналаштырылган.
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Бөгелмә һәм Бөгелмә районында пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясенең 400 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.
Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле районда барлыгы илледән артык кеше вакциналаштырылган. Ундүрт меңнән артык – 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар.
"2021 ел дәвамында, катлаулы эш шартларына карамастан, без алда торган бурычларны уңышлы хәл иттек, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик хәлне стабильләштерү буенча да", - дип билгеләде Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia