Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Озакламый төрек помидорларын илгә кертә башлыйлар

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Төркиянең дүрт предприятиесе Россия базарына 50 мең тонна күләмендә помидор кертү рөхсәтен алган, дип хәбәр итте Россиянең энергетика министры Александр Новак. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы яза. «Ике як помидор кертү турында килешүгә иреште. Хәзер норматив-хокукый базага үзгәрешләр кертелә һәм тиешле документлар әзерләнә», - диде Новак. Элегрәк...

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Төркиянең дүрт предприятиесе Россия базарына 50 мең тонна күләмендә помидор кертү рөхсәтен алган, дип хәбәр итте Россиянең энергетика министры Александр Новак. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы яза.

«Ике як помидор кертү турында килешүгә иреште. Хәзер норматив-хокукый базага үзгәрешләр кертелә һәм тиешле документлар әзерләнә», - диде Новак.

Элегрәк Россия хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович хәбәр иткәнчә, киләсе дүрт-биш ай дәвамында, ягъни 2017 елның декабреннән 2018 елның апреленә кадәр Россия базарына 50 мең тоннага якын күләмдә Төркия помидорлары кертеләчәк.

Шул ук вакытта ике як 21 октябрьдә Казанда узачак Россия-Төркия хөкүмәтара комиссия утырыш барышында авыл хуҗалыгы үсешенә караган мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса