Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Осталар ярышты

Июнь башында Куйбышев тимер юллар магистраленең Идел-Кама төбәгендә - Түгәрәк Алан вагоннар эксплуатацияләү депосы базасында "Вагоннарны иң яхшы караучы һәм ремонтлаучы" бәйгесе узды. Һөнәри осталык бәйгесендә Ульяновск, Биклән, Түгәрәк Алан һәм Бөгелмә техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән барлыгы 14 белгеч катнашты. Теория һәм практика өлешләрен үз эченә алган биш этаптан торган...

Июнь башында Куйбышев тимер юллар магистраленең Идел-Кама төбәгендә - Түгәрәк Алан вагоннар эксплуатацияләү депосы базасында "Вагоннарны иң яхшы караучы һәм ремонтлаучы" бәйгесе узды.
Һөнәри осталык бәйгесендә Ульяновск, Биклән, Түгәрәк Алан һәм Бөгелмә техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән барлыгы 14 белгеч катнашты. Теория һәм практика өлешләрен үз эченә алган биш этаптан торган осталык ярышларында Бөгелмә станциясе өлкән тикшерүче-ремонтлаучы Александр Горожанкин мактаулы икенче урынны алды. Ул һәм тагын беренче, өченче урыннарны алган Түгәрәк Алан вәкилләре Юрий Плотницкий белән Радик Галләмов 18 июнь көнне бөтен Куйбышев тимер юл тармагы осталары бәйгесендә дә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса