Өметләр аклансын өчен
Без барыбыз да балаларыбыздан ни дә булса көтәбез. Кемдер артык конкрет әйберләр көтә, кемдер иртәгәсе өчен алдан фаразламый, ә кемдер бүгенгесен кайгырта. Без барыбыз да төрле, һәр әни өчен дә аның баласы уникаль
Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Галина Артеполихина, балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә психологик–педагогик компетентлыкны күтәрү максатыннан, социаль хезмәтләр алучы ата-аналар белән тренинг элементлары кергән төркемле дәрес үткәрде. Психолог белән бергә алар ата-аналарның балага ни рәвешле йогынты ясый алуы турында фикер алыштылар, аралашу ысулларын һәм гаиләдә үз-үзеңне тоту төрләрен үзләштерделәр, балаларын тыңларга һәм ишетергә кирәклеген аңладылар. Дәрес барышында үзләренең хис-тойгылары, кичерешләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, балалар тәрбияләүдә тәҗрибә уртаклаштылар.
Очрашу ахырында ата-аналар психологик-педагогик компетентлык дәрәҗәсен күтәрү, балаларны үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләрендә баланың үз-үзен тотышында уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкин дигән фикергә килделәр.
Галина АРТЕПОЛИХИНА
Ольга ЛУКАШОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа