Олимпиадада Россия данын 400дән артык спортчы яклый
2016 елның җәендә Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында Россиянең 87 регионыннан спортчылар катнаша. Бу хакта РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных Мәскәүдә узган Олимпия комитетының еллык җыелышында җиткергән.
- Без Россия Олимпия җыелма командасы составында 430-440 спортчы булыр, дип өметләнәбез, - дигән Нагорных. - Спортчыларның 26 %ы - Мәскәүдән, 12 %ы - Мәскәү өлкәсеннән, 7 %ы - Санкт-Петербургтан, 6 %ы - Краснодар өлкәсеннән, 3әр %ы - Татарстан, Самара һәм Волгоградтан. Калган 40 %ы - башка өлкә спортчылары.Җәйге Уеннар 2016 елның 5-31 августында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа