Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өчпочмак ясарга Төркиядә өйрәнәләр

“Өчпочмак бәйрәме”ндә барлыгы 70 кеше катнашкан.

Анкарада тәүге тапкыр үткән “Өчпочмак бәйрәме”ндә кунакларга өчпочмак ясарга өйрәткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Төркия авазы” радиосының татар редакциясе вәкиле Эльмира Исрафилова-Тәйран хәбәр итте.

“Идея редакциядә сөйләшеп утырганда туды. Төрекләр еш фестивальләр үткәрә: икмәк фестивале, пиде фестивале һ.б. "Үзебезнең бәйрәмне үткәрәсе килде", - ди Эльмира Исрафилова.

Бәйрәмнең исемен тиз уйлап тапканнар. “Чәкчәк белән бәйле чаралар еш үткәрелә, бәлеш – зур булыр, “өчпочмак”ка тукталдык. Идеяне татар ашлары рестораны хуҗабикәсе Лилия Сабирга житкердек. Ул да “булыр” дигәч, көнен билгеләдек”, - диде оештыручы.

 

Эльмира Исрафилова Татарстаннан Фәүзия Бәйрәмова килгәнен әйтте. “Язучы Фәүзия апа да чыгыш ясады. Ул үзенең төрекчәгә тәрҗемә ителгән “Күчем хан” китабын тәкъдим итте”, - ди ул.

“Бәйрәмгә сценарийны үзем яздым. Анда өчпочмак ясау конкурсы, жыр-бию, уеннар булды. Максат – Анкарада яшәүче татарларны туплау һәм таныштыру. Әмма чара башкала чикләреннән чыкты – башка шәһәрләрдән дә килделәр”, - ди оештыручы.

“Катнашучыларның шулкадәр күңелләре булды, таралганда кочаклап, кат-кат рәхмәт әйттеләр. Бәйрәмне үзебез дә ошаттык. Алла боерса, дәвамлы булыр”, - диде Эльмира Исрафилова.
 

Фото: Мостафа Гюлтəкин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса