Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Өченче яшь» спартакиадасы: Бөгелмә пенсионерлар берлеге командасы җиңүчеләр арасында

Спартакиада югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар энергия, күтәренке кәеф белән таралыштылар.​

Казанның «КАИ ОЛИМП» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларының XII Республика Спартакиадасының финал ярышлары узды.

Россия Пенсионерлар берлеге вәкилләреннән торган Бөгелмә командасы спортның барлык төрләрендә дә катнашты: өстәл теннисы, йөзү, пуля белән ату һәм башкалар. Хатын-кызлар арасында теннис буенча Нурзия Камалетдинова җиңүче булды, ул 1 нче урынны яулады.​

Спартакиада югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар энергия, күтәренке кәеф белән таралыштылар.​ Спортчыларның сәфәре Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе ярдәме белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса