Өч утырыш, өч карар
Бөгелмә муниципаль районы Юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) комиссиясе хәбәр итүенчә.
2–8 сентябрьдә килештерү судьялары өч ачык утырыш үткәргән һәм аларда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган Раил Рәис улы Әхмәтшин, Максим Игоревич Мартыненко, Максим Анатольевич Анисимов эшләре каралган.
Тәртип бозучыларның һәркайсына 30 мең сум штраф салынган, алар 1 ел да 6 айдан 1 ел да 7 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Карарлар әле законлы көченә кермәгән. Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа