Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч ел эчендә Татарстанда 6 мең 638 авыл әнисе түләү алды

Беренче һәм өченче бала туганда авыл хатын-кызлары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда 2 мең 320 авыл кешесе бер тапкыр бирелә торган түләүне алды: 1909 – беренче бала туганда һәм 411 – өченче бала туганда. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. Татарстан территориясендә даими яшәүче хатын – кызларга кимендә өч ел бирелә», – дип искәрттеләр министрлыкта.

Беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум күләмендә акча ала. Гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәрге аналар 100 мең сум күләмендә акча ала. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 ноябренә кадәр авылда яшәүче 6 мең 638 хатын-кыз әлеге түләүне ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса