Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Россия яшь лидерлары форумын оештыруны тәкъдим итә

Ул яшьләрне Астана, Мәскәү, Казан хезмәттәшлегенә актив җәлеп итү әһәмиятенә басым ясады.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Россия яшь лидерлары форумын оештыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Казан (Идел буе) федераль университетында ясаган чыгышында белдерде.

Биредә аңа "КФУның мактаулы докторы" дипломы тапшырылды.

Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Россия арасында киңкырлы тыгыз хезмәттәшлектә халык дипломатиясе тыгыз роль уйнаганын, ике яклы уңышлы үсешнең яшьләрдә чагылыш табуын билгеләп узды. "Нәкъ менә сез, яңа буын алдында, Казахстан һәм Россия арасында күрше, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, дәвам итү бурычы тора", - дип ул яшьләрне Астана, Мәскәү, Казан хезмәттәшлегенә актив җәлеп итү әһәмиятенә басым ясады. "Казахстан һәм Россия яшь лидерлары форумын оештыруны тәкъдим итәм. Форум кысаларында, фәнни конференция, семинарлар һәм башка чаралар үткәрү мөһим. Бу яшьләргә илләрдәге актуаль сораулар буенча фикер, тәҗрибә уртаклашу, тәкъдимнәр җиткерү өчен мөһим мәйданчык булачак", - диде Казахстан башлыгы.

Нурсолтан Назарбаев мәдәни багланышларга яңа импульс кирәклеген билгеләп узды. Илләрнең талантлы, иҗади яшьләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру өчен, конкурслар уздыру зарурлыгын әйтте. Президент, шулай ук, яшь спортчылар арасында контактлар мөһим, дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса