Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәтиҗәләрем шатландырды

Казанда татар теле һәм әдәбия-тыннан IX Халыкара олимпиадасында җиңү яуладым.

Быел олимпиадада Татарстаннан 280 (Бөгелмәдән 4 укучы), Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән

150 укучы, югары уку йортларыннан 46 студент һәм  чит илдән 15 катнашучы көч сынашты.

17–20 апрель көннәрендә без, олимпиадада катнашучылар һәм оештыручылар, кураторлар, төрле чараларда катнаштык, таныштык, аралаштык...

Гадәттәгечә, программа бик кызыклы һәм тыгыз булды. Беренче көнне Универсиада авылында урнашып, оештыру эшләрен башкарганнан соң, озак та тормадык, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына олимпиаданың ачылыш тантанасына киттек. Анда мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тантананы бик матур итеп ачып җибәрде. Ә ачылыш тантанасыннан соң Ләйсән Мәхмүтова әсәренә нигезләнгән “Син бит минем бер генәм” спектаклен карадык.

Дүшәмбе иртәнге аштан соң иң җаваплы өлеш – татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы буенча олимпиада биремнәрен үтәү булды. Төшке аштан соң ук Казанның 180нче гимназиясе төшергән “Авторучка” фильмын карадык, аны төшерүдә катнашучылар белән аралаштык. Ә кич белән исә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мәхәббәт FM” спектаклен карадык. Танылган театрыбыз зәвыгы, матурлыгы белән кунакларны да сокландырды.

19 апрель көнне  тагын да җитдирәк сынау – “Минем шәҗәрәм” темасына проект эшләрен якладык, гаиләбез тарихын, традицияләрен белүебезне күрсәттек. Соңрак Казан Кремле буенча экскурсиягә киттек, кичтән татарча дискотекага бардык, анда рәхәтләнеп биедек-җырладык, аралаштык.  Министрлык татар теле язмышы, киләчәге өчен никадәр эш башкара икән бит! “Һәр катнашучы – татарның алтын баганасы”, – дип сәламләде безне ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү  мәсьәләләре  комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. Программадагы чаралардан тыш та олимпидада тормыш кайнады. Күп танышларым белән күрештем, яңалары белән таныштым.

Соңгы елларда чит илләрдәге укучылар онлайн форматта гына катнашса да, Төркиядә яшәүче Гамзә Нур Налбант  Казанга ук килгән иде. Ул барчабызны да татар телен, тарихын белүе һәм халкыбызга булган кызыксынуы белән сокландырды. Гамзә гран-при иясе булды, чыгышында татар телендә үзе язган шигырен укып мәхәббәтебезне яулады.

Олимпиаданың атмосферасы да үзенчәлекле, катнашучылар белән аралашу да кызыклы. Төрле җирләрдә яшәсәк, төрлечә сөйләшсәк тә, безнең уртак якларыбыз  күп: татар теленә булган кызыксыну һәм ярату хисе берләштерә безне.

20 апрельдә Туган тел форумы үтте: туган телләр буенча үткәрелгән бәйгеләргә йомгак ясалды. Халык-ара олимпиаданың, “Илһам” яшь ижатчылар Бөтенрәсәй бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддинов премияләре тапшырылды. Чарада Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, “Казан” җыр һәм бию ансамбле, “Казан егетләре” төркеме һәм башка артистлар, язучылар, дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясады. Кыскасы, бик мавыктыргыч та, файдалы да булды бу сәяхәтем..

Нәтиҗәләрем дә шатландырды: Халыкара олимпиадада җинүче булуымны белдем. Әлбәттә, җиңү турында хыяллана идем, тик шулай да тиз генә ышанып бетә алмадым.

Бу минем олимпиадада икенче тапкыр катнашуым иде. Бу елгысы күңел-дә  аеруча якты хатирәләр калдырды. Миңа терәк булган әти-әниемә, лицей-интернат администрациясенә, татар теленә мәхәббәт уяткан остазларыма зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Мине ике ел рәттән бу олимпиадага әзерләп, зур тырышлык куйган, уңышыма миннән дә ныграк ышанган Резеда Сирин кызы Зәйнуллинага аеруча рәхмәтлемен!

Минем белән бергә көч сынашкан  Бөгелмә егетләре-кызларына киләсе елларда зур уңышлар теләп калам, минем кебек җиңү шатлыгы кичерергә язсын барыгызга да!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса